Аңа ия булыр өчен республика беренчелегендә үз төркемнәрендә беренче-икенче урыннарны яулаган безнең хоккейчылар, Уфаның Азаматов исемендәге хоккей мәктәбе (“А” төркеме”) белән Лениногорскның “Нефтяник” һәм Зәйнең “Яшьлек” (“Б” төркеме) командалары Мамадышның Боз сараенда көч сынаштылар. Безнекеләр ярымфиналда зәйлеләрне 7:0 исәбе белән тар-мар итеп, финалга уздылар. Мондый бәхет Лениногорск хоккейчыларын 5:2 исәбе белән бирелдергән уфалыларга да эләкте. Өченче урынны агымдагы сезонда Зәй шәһәре хоккейчылары оттылар. Алар керткән җиде алкага лениногорсклылар нибары бер белән генә җавап бирә алдылар. Финал бәйгесе исә, җанатарларны нык киеренкелектә тотты, дисәк тә дөрес булыр. Уен башлануга ун секунд та узмады, Башкортостан хоккейчылары исәпне ачтылар. Беренче период 2:3 исәбе белән кунаклар файдасына төгәлләнде. Уенның икенче 20 минутында алка бер капкага да керә алмады. Өченче периодта егетләребез исәпне тигезләп, бер алкага өстен чыгып, озак сөенә алмадылар, уфалылар җавап алкасы керттеләр. Кыскасы, бу уенда кемнең җиңәчәге очрашуның ахыргы минутларына чаклы билгесез булды. Ләкин бәхет бу көнне безгә елмайды. Очрашу 6:5 исәбе белән “Олимп-2003” файдасына төгәлләнде. Шулай итеп, Мамадышның икенче командасы агымдагы сезонда да Татарстанда иң көчле команда икәнлеген күрсәтте. Турнир нәтиҗәләре буенча безнең Артур Тараканов – иң яхшы сакчы, Илдар Билалов иң яхшы уенчы дип танылдылар. Командабызга районыбыз башлыгы исеменнән акчалата бүләк тә тапшырылды.