Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре штраф һәм искәрмәләр урынына автоледиларга изге теләкләр һәм чәчәкләр бүләк итте.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Мамадыш урамнарында инде традициягә әйләнгән котлау акциясе үткәрделәр. Мондый акциянең ел саен үткәрелүенә карамастан, машина йөртүче хатын- кызлар хезмәткәрләрнең игътибарыннан бик канәгать булдылар.Машина таныклыгы урынына үзләренең матур елмаюларын бүләк иттеләр.