Мамадыш политехник көллиятендә бәйрәм концерты узды.

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Бәйрәм концерты Мамадыш политехник көллиятендә дә узды. Студентлар аны берьюлы ике датага - Ватанны саклаучылар көненә һәм булачак Халыкара хатын-кызлар көненә багышладылар. 8 Март бәйрәме белән көллиятнең гүзәл затларын Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Никитин котлады. Укытучылар һәм студентлар башкаруында искиткеч музыкаль номерлар беркемне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International