2019 елда клуб үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. 9 март көнне ипподромда шуның хөрмәтенә багышланган ярышлар узачак.
Узышны Мамадыш районы ЮХИДИ бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлеге ДБУ хезмәткәрләре үткәрәчәк. Ул 12.00 сәгатьтә башлана.
Картинг белән теләсә кайсы яшьтә шөгылләнергә була. Шөгыльләргә 5 яшьтән башлап балалар кертелә һәм инде берничә айдан яш пилотларның беренче узышлары оештырыла. Спорт картингында да иң кечкенә "профессиональ" сыйныф - «Микро " 6-7 яшьлекләр өчен.