Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән үткәрелә торган «Талантлар салават күпере» район фестивале быел тугызынчы тапкыр уздырылды. Быелгы фестивальдә 400гә якын бала катнашты. Тәрбиячеләр сүзләренә караганда, балалар һәм ата-аналар әзерлек һәм репетицияләргә җитди карый. Матур концерт костюмнары тегәләр, балаларга иҗади образлар сайлап алалар.
Төп сәхнәдә фестивальдә катнашучыларны бүләкләделәр. "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр иң төп бүләк - "ГРАН-ПРИ" га ия булдылар.