Мамадыш шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Шайхутдинова Фаузия Миннахмет кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Миннекаева котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды.