"Районга йөз белән" программасы кысаларында җирле тамашачы Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановка сораулар бирә алачак. Үзегезне кызыксындырган сорауларны турыдан-туры эфирда да (3-17-65 телефоны буенча), шулай ук алдан әйтү юлы белән дә җиткерергә була. Программа "Контакт бар" (“Есть контакт”) төркемендә туры эфирда да трансляцияләнәчәк.