2-3 мартта Мамадыш шәһәрендә 2002 елгы малайлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узды, турнир таблицасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Мамадыш шәһәренең «Олимп» командасы(тренеры Шевяхов И. А.), 2 урын – Уфа шәһәренең “Азаматов исемендәге мәктәбе ; 3 урын Азнакай шәһәренең “Соколы” командасы, 4 урын – Казан шәһәре “Стрела” командасы. Уенчылар түбәндәге номинацияләрдә билгеләнде : «Иң яхшы капкачы» - Шәймәрданов Дамир (Уфа), «Иң яхшы сакчы» - Евгений Полтанов (Мамадыш), «Иң яхшы һөҗүмче» - Айдар Садриев (Азнакай), «Иң яхшы уенчы» - Дамир Хафизов (Мамадыш).