Мамадыш районы Түбән Ушма авылының "Дружба" спорт комплексы базасында "Татарстан яшьләре"газетасы призына милли көрәш буенча Татарстан Республикасы Ачык беренчелеге узды. Ярышларда 2001-2002 елгы егетләр катнашты. Чараның төп судьясы - Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры Әсхәт Мөхәммәдиев. Ярышлар төрле авырлык категорияләрендә уздырыла. Татарстанның 37 муниципаль районыннан 300гә якын спортчы көч сынашты. Әлеге турнир "Татарстан яшьләре" газетасы призына җиденче тапкыр үткәрелә.