Мамадышта гражданнар җыены узды.

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләр район мәдәният йортына җыелдылар. Биредә гражданнар җыены узды.

Чара район башлыгы Анатолий Иванов катнашында узды. Район мәдәният йортына Мамадыш шәһәре халкы, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре, шәһәребезнең оешма һәм предприятие җитәкчеләр, торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре җыелган иде. Очрашу барышында шәһәр Башкарма комитеты, төрле коммуналь хезмәт күрсәтүче предприятиеләр, оешмалар 2018 елда башкарылган эшләр турында халык алдында хисап тоттылар. Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләргә район җитәкчелегенә кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге  бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International