Мамадышта әти-әниләр өчен имтихан узды.

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Мамадышлылар Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте оештырган “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Шәһәребезнең 3 нче санлы мәктәбе мәйданында  чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре рус теле буенча дәүләт имтиханы тапшырды.

         Барлык шәхси әйберләрен БДИ алдыннан саклауга тапшыралар. Класска керү алдыннан металл эзләгечтә тикшереләләр, ләкин өлкәннәрнең берсе дә хәйлә уйлап тапмаган. Елена Шипкова өчен соңгы кыңгырау күптән яңгырады инде. Әмма ул имтихан алдыннан бала кебек дулкынлануын таный.

         «Ата-аналар бердәм БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә һәм ул ата-аналар җәмәгатьчелеген бердәм дәүләт имтиханы үткәрү тәртибе белән таныштыруга юнәлдерелгән. Әти-әниләр өчен барысы да чын имтихандагы кебек: теркәлгәннән соң оештыручылар иң мөһим кагыйдәләр белән таныштырдылар: бары тик басма хәрефләр белән генә язарга, һәр кешенең үз бланклары һәм шпаргалка куллану тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International