27 февральдә, 15.00 сәгатьтә Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләр район мәдәният йортына чакырыла. Биредә традицион гражданнар җыены узачак.
Чара район җитәкчелеге, район прокуроры һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге җитәкчесе катнашында узачак. Очрашу барышында шәһәр Башкарма комитеты, төрле коммуналь хезмәт күрсәтүче предприятиеләр, оешмалар 2018 елда башкарылган эшләр турында халык алдында хисап тоталар. Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләргә район җитәкчелегенә кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге бирелә.