Территориаль исәп комиссияләре рәисләре һәм сәркатибләре белән киңәшмә.

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Бүген муниципалитет бинасында «Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Мамадыш шәһәре» муниципаль берәмлегенең иҗтимагый территорияләрен төзекләндерү проектлары буенча рейтинглы тавыш бирүе үткәрү өчен оештырылган территориаль хисап комиссияләре рәисләре һәм секретарьлары белән киңәшмә узды.

Аны Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты эшләре буенча идарәчесе Павел Смирнов үткәрде. Катнашучыларга 2019 елның 2 мартында узачак рейтинглы тавыш бирүне үткәрү тәртибе аңлатылды. Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан берничә карар имзаланды: территориаль хисап комиссияләре төзелде, аларның составы һәм урыннары расланды, рейтинглы тавыш бирү процедурасын оештыру һәм үткәрү тәртибе расланды.

Барлык документлар белән безнең сайтта танышырга мөмкин: Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International