Агымдагы елның 2нче мартында иртәнге сәгать 8.00дән алып 20.00гә кадәр районда яшәүчеләргә рейтинглы тавыш бирүдә катнашырга туры киләчәк. Иң беренче булып “Татарстан Республикасы Мамадыш районының Мамадыш шәһәре” муниципаль берәмлеге иҗтимагый территориясен төзекләндерүнең кайсы проектына тавыш бирергә кирәклеге хәл ителәчәк. Төзекләндерү Татарстан Республикасы дәүләт программасы, “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль программасын тормышка ашыру буенча муниципаль программа нигезендә гамәлгә ашрылачак. Тавыш бирүчеләр исемлегенә 14 яшь тулган, муниципаль берәмлек территориясендә яшәгән Россия Федерациясе гражданнары кертелә. Үзегез белән паспорт алып килергә кирәк. Тавышларны санау ачык һәм хәбәрдарлык форматында узачак, тавыш бирү тәмамлангач башланачак. Рейтинглы тавыш бирүдә катнашу өчен кайда килергә икәнлеген сез территориаль исәпләү комиссияләренең түбәндә бирелгән исемлеге буенча белә алачаксыз.