Бүген Мамадыш шәһәренең К. Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче санлы лицейда" табигый - спорт комплексы территориясен төзекләндерү концепциясе турында иҗтимагый фикер алышу булачак.
Якын тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре һәм биналар милекчеләрен, арендаторларын, активистларны һәм җирле җәмгыять вәкилләрен, эшкуарларны һәм бу урынның киләчәгенә битараф булмаган барлык халыкны фикер алышуга чакырабыз. Төзекләндерү концепциясе, фикер алышу нәтиҗәләре буенча очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып, эшләп бетереләчәк. Чара 18.00 сәгатьтә башлана.
Проект белән алдан park.tatar сайтында танышырга мөмкин.