2020 нче елдан хезмәт кенәгәләрен кәгазьдән электрон формаларга күчерү фаразлана, ди Рәсәйнең эш белән тәэмин итү министрлыгы белгечләре.
Пенсияләрне иминиятләштерү оешмаларында бу эшкә күчәргә күптән әзерлек ясалган, мөмкинлек тудырылган икән, 2020 нче елда моның ничек килеп чыгуын чынбарлыкта күрелер дип көтелә.
Министрлык дәүләт җитәкчелегенә бу эшне канунлаштыру тәкъдиме белән кергән, 2021 нче елдан хезмәт кенәгәләре һичшиксез электрон рәвештә генә булачак икән.
Канунда фаразланганча, эшчеләрнең эштә катнашуы турында оешма җитәкчеләре пенсия иминиятләштерү оешмасына алар тәлап иткәнчә электрон формада җибәрәчәк. Әгәр эшче үзенең эштә катнашуы турында хәбәрне язма рәвештә алып баруны тәлап итеп куйса, эш бирүче бу мәглүматларны кәгазьдә дә алып барырга тиеш, ди министрлык.