“Азан авазы“.

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

–Әлеге чара Пәйгамбәребезнең күпсанлы сөннәтләре арасында аерым урын алып торган азан сөннәтен торгызу нияте белән эшләнде. Бер сүз белән әйткәндә, азанны һәр үзен мөселман дип санаган кеше белергә тиеш. Хикмәт әлбәттә аны дөрес итеп, тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, шәригать кысаларыннан чыкмыйча әйтүдә. Бүгенге көндә районыбызда азан сүзләрен күп кеше белә, әмма араларында бик азы гына аны дөрес итеп әйтә. Азан кеше тормышында бик зур роль уйный. Азан әйтеп, биш вакыт намазга чакырыла, аның белән авыру кешене өшкереп була, балага исем кушканда да азан кирәк, өеңне зәхмәтләрдән, сихерләрдән арындырасың килсә дә, азанга мөрәҗәгать ит... Һәм бу әйберләрне башкарыр өчен кемнедер чакырырга кирәк түгел. Үзең эшләсәң, нәтиҗәсе дә яхшырак, үзеңә әҗере дә күбрәк була. Максатның иң мөһиме, әлбәттә, алдан әйтелгәнчә, сөннәтне торгызу, чөнки кайда да булса, Пәйгамбәребезнең сөннәтләре торгызылса, ул урынга Аллаһының мәхәббәте ирешә. Ин шәә Аллаһ, сөннәтне торгызу юнәлешендә гамәл кылсак, Аллаһ безнең районыбызга үзенең чиксез бәрәкәтләрен салыр, – ди мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин. Бәйге өч номинациядә үтте. Кечкенәләр төркемендә беренче урынга – Алмаз ШӘЙХЕТДИНОВ (Мамадыш), икенче урынга – Таһир ХӘБИБУЛЛИН (Мамадыш), өченче урынга Йосыф ТАЛИПОВ (Мамадыш) лаек булдылар. Урта яшьтәгеләр төркемендә Илмар БИККИНИН (Яңа Комазан), Ильяс ЗИННУРОВ (Түбән Козгынчы), Алмаз ӘКБАРОВ (Түбән Сон) призлы урыннар яуладылар. Олылар төркемендә Ринат ГАНИУЛЛИН (Ишки), Илшат КАМАЛОВ (Мамадыш, “Рәхимле“ мәхәлләсе), Булат ХӘНӘФИЕВ (Мамадыш, Әхмәт Ясәви мәхәлләсе) җиңү яуладылар. Алар барысы да кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм мул сыйлы табын белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International