Татарстан Росреестры яңа гасыр телеканалында торак йортны рәсмиләштергәндә булачак үзгәрешләр турында.

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

26 февральдә ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында «Манзара»  татар телендә иртәнге мәгълүмати-танып-белү программасы чыгачак.
Әлеге программа кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова бакча йортын торак йортка ничек күчерү турында сөйләячәк, шулай ук 2019 елның 1 мартына кадәр күчемсез милекне рәсмиләштерү белән ашыкмаска кирәклеген аңлатачак.  
«ТНВ» телеканалында «Манзара» программасын 6.10 сәгатьтә карагыз. Программа повторын «ТНВ-Планета» спутник телевизион каналында 16.10 сәгатьтә карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International