Фестиваль гадәттәгечә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе патронаты астында уза бу фестиваль. Быелгы сезон фестивале Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтенең 25 еллыгына багышланган. Зона этаплары ун географик зонада узачак.
22 -23 март, оештыручы - Мамадыш шәһәре (катнашучылар - Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Мамадыш районнары).
Зона турларының җиңүчеләре Казанга чакырылачак, анда 14-18 апрельдә КФУның " УНИКС» мәдәни-спорт комплексы мәйданчыгында 2019 елгы фестивальнең суперфиналы узачак.
Фестиваль нәтиҗәләре 19 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта ясалачак, анда төп призлар тапшырылачак һәм Гран-при ияләре игълан ителәчәк.