Мамадыш шәһәренең “Туган төбәкне өйрәнү музее” кече фәнни хезмәткәре Ике бүлектән торган китап, тумышы белән Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм авылларыннан булган, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучылар турында. Беренче бүлектә туган төбәкне өйрәнүче, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче Рәйсә Әхтәм кызы Мартынова-Дәүләтбаеваның күп еллар дәвамында эзләнүләре нәтиҗәсендә тупланган Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучыларның фотосурәтләре, аларның балалары, туганнарының истәлекләре бирелгән. Икенче бүлектә исә Азнакай, Алабуга, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Яр Чаллы, Сарман – барлыгы 12 районнан җыелган мәгьлүмат кертелгән. Туплап бирүчеләр – шул районнарның музей хезмәткәрләре. Китапка кертелгән фотосурәтләр, документлар – бик кадерле гаилә ядкарьләре. Аларның һәрберсе йөз елдан артык чорга карый. Күбесе инде таушалган, төсе уңып саргайганнары да бар. Шуңа да аларның тулы бер гасыр үтеп, буыннан - буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җитүләре үзе бер могҗиза. Бүген инде беркемгә дә сер түгел, ул фотосурәтләр сандык төбендә генә сакланып, бары тик әтиләр турында истәлек кенә булып торды, гаилә әгъзаларыннан башка алар беркемгә дә кирәк булмадылар. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән Георгий тәреләре, медальләр исә үткән гасырның шаукымлы 30нчы елларында ук җыелып алынды. Яшереп калдырганнарын безнең бабаларыбыз тагып йөрү түгел, аларны күрсәтә дә алмадылар. Совет чорында Беренче Бөтендөнья сугышы “империалистик” сугыш дип аталды, анда катнашучыларны, гади солдатлар һәм офицерларны, Ватанны саклап сугышучылар итеп түгел, ә патша режимын яклаучылар итеп күрсәттеләр. Ә чынлыкта исә, алар биргән антларына тугры калып, ил алдындагы бурычларын үтәп, үлемгә бардылар, күп газаплар кичереп, югалтулар аша, күбесе гарипләнеп, туган якларына кайттылар. Бик күпләренә кире әйләнеп кайту насыйп булмады. Бөек Ватан сугышыннан да озаграк, дүрт ел ярымнан артыграк сузылса да, бу сугышта катнашучыларның балалары, оныклары бабалары белән горурлана алмадылар, шунлыктан күбесенең тормыш юлы, сугыш чорлары билгесезлектә калды. Алар шулай эзсез югалган булыр иде, бәхеткә, таушалган, тоныкланган фотосурәтләрне җыеп, аларның туганнары белән элемтәгә кереп, истәлекләрен барлаучы кеше табылды, ул – Рәйсә Әхтәм кызы Мартынова-Дәүләтбаева. Республикабызның шәһәр-авылларында йөреп тупланган бәһасез мәгълүматлардан ул китап чыгарырга хыялланды, кызганыч, үзе исән чакта өлгерә алмады. Шулай да һәр район сугышчыларын аерым туплап республика газета-журналларында бастырып чыгарды. Бу башлангычы белән ул, безнең кадерле бабаларыбыз – илебез не саклаучы каһарман сугышчыларыбыз турында искә алу, эзләнү, дөньяга танытуның кайчан да соң түгел икәнен күрсәтте, онытылган Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучыларны кире кайтару тарихыбызга битараф булмаган бүгенге буын кешеләренең изге бурычы икәнен искәртте. Китапта сугышның төп вакыйгалары турында тулы мәгълүмат бирелгән, төрле музей хезмәткәрләренең, галимнәрнең язмалары, 20нче гасыр башында танылган шагыйрьләр тарафыннан иҗат ителгән сугыш турындагы шигырьләр урын алган. Китапны чыгарудагы барлык чыгымнарны да, арабыздан иртә киткән, хөрмәтле Рәйсә апаның ире Мартынов Геннадий Петрович күтәрде. 18 ел бергә яшәү дәверендә ул хатынының бөтен башлангычында да эчкерсез ярдәмчесе, уң кулы иде. Китапны туплаучы исә Зәй шәһәренең Төбәкне өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәйсә Әхтәм кызының якын дусты, якташы – Симонова Людмила Михайловна. Редакторы – шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Яр Чаллы шәһәренең Абруйлы кешесе, “Аргамак. Татарстан” әдәби журналының баш мөхәррире Алешков Николай Петрович. Каһарман бабаларының фотосурәтләрен, документларын биргән, истәлекләре белән уртаклашкан районыбыз кешеләре, якташларыбыз, данлы сугышчыларыбызның балалары, оныкларына без бик рәхмәтле. Алар ярдәме белән “Исемеңне истә тот” китабына төбәгебездән киткән 170 якташыбыз кертелде. Башка районнар белән чагыштырганда бу зур күрсәткеч (тулаем катнашучылар саны 500). Яхшы кәгазьдә басылган, эчтәлекле бу китап 1000 данәдә генә булуына карамастан, бабалары турында мәгълүмат биргән һәркем аңа ия булачак. Ул гаилә ядкаре булып буыннан-буынга күчәргә бик лаек дип уйлыйбыз. Китап шулай ук “Нократ” район газетасына, Мамадыш архивына, китапханәләр системасына, авыл һәм кайбер мәктәп музейларына тапшырылачак, аларда тарихыбыз белән кызыксынучы һәркем китап белән таныша, файдалана алачак. Бүген инде Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан барлык якташларны да барлау мөмкин түгел, шулай да без аларны булдыра алганча мәңгеләштерергә тиеш. Үзләре исән чакта тиешле игътибар һәм ихтирам казана алмасалар да, каһарман бабаларыбызның ил тарихында тоткан урыннары бәхәссез, аларның балалары, онык һәм оныкчыклары, авылдашлары, без, бүгенге заман кешеләре алар белән хаклы рәвештә горурлана алабыз, китаптагы язмалар исә алар рухына дога булып ирешсен...