Агымдагы елның 22 нче февралендә башкалада Ватанны саклаучылар көне уңаеннан елдагыча тантаналы чара оештырылды. Анда районыбыздан делегация катнашты.
Тантаналы чараның төп вакыйгасы Президент җитәкчелегендә уза. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залындагы тантанада Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнаша.