Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне эшләми торган бәйрәм көн булып тора.
РФ Хезмәт кодексының 112 статьясындагы икенче өлеше нигезендә, хезмәткәрләрнең 2019 елда ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатларында, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 1 октябрендәге 1163 номерлы «2019 елда ял көннәрен күчерү турында» карары нигезендә 23 февраль шимбә көненнән ял көне 10 май җомгасына күчерелә.
Шулай итеп, 2019 елда биш көнлек эш атнасында 23 һәм 24 февральдә ял көннәре булачак. Шул ук вакытта 22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара.