Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләргә һөнәри һәм югары белем бирү йортларын тәмамлаучыларны вакытлыча эшләргә урнаштыруда катнашырга тәкъдим итә.
Бу эш бирүче өчен отышлы!
• Хезмәт өчен түләү чыгымнарын Рәсәй Федерациясе законнары белән билгеләнгән минималь хезмәт хакы (11 280 сум) күләмендә, шул исәптән бюджеттан тыш дәүләт фондларына түләнгән иминият кертемнәре суммаларын да кире кайтару;
• Вакытлыча эшкә урнаштырылган яшь белгечнең һөнәри сыйфатын, коллективта эшли белү мөмкинлеген бәяләү. Кирәк булган очракта, хезмәт килешүенең срогы чыккач, яраклы хезмәткәрне даими эшкә урнаштыру;
• Яшь белгечләр арасыннан үз оешмагыз өчен кадрлар резервы булдыру мөмкинлеге.
Эш белән тәэмин итү хезмәте юнәлеше буенча вакытлыча эшкә урнаштырылучылар өчен хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен кире кайтаруга гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Мамадыш шәһәре, М.Джалиль урамы, 12 йорты (Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге).
Белешмә өчен телефон: (85563) 3-35-59