Мамадышлылар шашка һәм шахмат буенча ярышлардан призлы урыннар алып кайттылар.

2019 елның 22 феврале, җомга

21 февраль көнне Алабуга шәһәрендә пенсионерлар арасында шашка һәм шахмат буенча IX Республика зона ярышлары узды. Безнең хатын-кызлар түбәндәге призлы урыннарны алдылар:

Мөхәммәтшина Алсу шахмат буенча 1 урын, шашкалар буенча -Зиганшина Фирдәүсә 2 урын.

Шулай ук Мөхәммәтнур Фәтхуллин һәм Әгъзаметдин Низамов та актив катнашты. Гомумкоманда зачетында безнекеләр  3 урында.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International