17-23 февраль көннәрендә Иваново шәһәрендә СССР спорт мастеры В. В. Бушуев һәм РСФСР ның атказанган тренеры Р. Н. Алферов истәлегенә “Локомотив” Россия физкультура спорт җәмгыятенең бокс буенча Беренчелеге узды. Мамадыш шәһәреннән "Хыял" балалар һәм яшьүсмерләр мәктәбендә шөгыльләнүче, тренер Марсель Солтанбеков шәкертләре Демин Виталий, Солтанбеков Руслан, Гуссамов Илдус катнашты. Гуссамов Илдус 56 кг авырлык категориясендә 3 урынны яулады. Котлыйбыз!