"Күңелле дельфин" “Лагуна” йөзү бассейнында 80нән артык спортчыны җыйды.

2019 елның 22 феврале, җомга

“Лагуна” йөзү бассейны базасында йөзү буенча «Күңелле дельфин» турниры узды.

4нче мәктәп укучысы 7 яшьлек Софья Апушева бассейнга узган елның көзендә йөри башлаган. Йөзә белмәгән, әмма профессиональ тренер Ксения Чуманова кызны тиз арада су астында сулышны тоткарлау серләренә өйрәтә.

Финишка беренче булып килгән спортчы «Лагуна» га әнисе белән бергә атнага 3 тапкыр килә. Әнисе Эльмира монда 3,5 яшьлек кече кызын да йөртә икән. Тренер сүзләренә караганда, Софья Апушева үз яшьтәшләре арасында иң көчле йөзүчеләрнең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International