Бүген Мамадышта “Татаркино” ның 2019 елга эш планнары турында күчмә семинар-киңәшмәсе узды. Чара кысаларында “Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова «Татарстан киноучреждениеләрен РФ Мәдәният министрлыгының милли проектына интеграцияләү мөмкинлекләре" проектын, репертуар бүлеге һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге хезмәткәрләре «Татаркино» ның республика киноучреждениеләре белән хезмәттәшлеген оптимальләштерү һәм алга җибәрү ысуллары турында сөйләделәр.