Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, халыкның сәламәтлеген саклау эшенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен.

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, халыкның сәламәтлеген саклау эшенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Мамадыш районы үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлекчәсе табиб-инфекционисты Рамис Вахит улы ГАЛИЕВ Татарстан Республикасының “Намуслы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, Татарстан Республикасына керткән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен, Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый палатасы рәисе Хәлим Газиз улы КӘРИМОВ Татарстан Республикасының “Намуслы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы хезмәтләре өчен, биш бала анасы Венера Фирдәүс кызы АНТОНОВА “Ана даны – Материнская слава” медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Көмешкүл төп мәктәбе директоры Дания Таһир кызы КАШАПОВАга; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше өчен, “Төзүмелиорация” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Ринат Сәгыйрь улы МОСТАФИНга; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы төзелеш комплексы үсешенә керткән зур өлеше өчен, “Төзүсервис” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илфат Фаяз улы ХАҖИЕВка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International