“Ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсының зона этабы тәмамланды, анда бөтен республикадан мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 108 педагог катнашты. 11-15 мартта Казанда узачак конкурс финалының зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 20 конкурсант катнашачак. Мамадыш районы данын зона туры җиңүчесе, Красная Горка «Салават күпере” балалар бакчасы музыка җитәкчесе Ләйсән Вилданова яклаячак.