Мамадышта “Автограф” әдәби берләшмәсенең иҗат кичәсе узды.

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында  «Автограф» әдәби оешмасының район хатын-кызлар советы белән берлектә очрашуы узды. Чараның идеясе белән җирле шагыйрә, Мамадышның «Агния Бартосы» Юлия Аполонова чыгыш ясады.Традиция буенча сәхнәдә җирле шагыйрьләрнең шигырь һәм музыкаль композицияләре яңгырады. "Автограф" активистларын һәм юбилярларны бүләкләү булды. Россия Федерациясе Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, журналист, әдәбият белгече, тәрҗемәче, Мансур Сафин һәм Юлия Аполонова Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге Рәхмәт хатларын ияләренә тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International