Мамадыш районы Әтиләр советы бөтен Россия белән тәҗрибә уртаклаша.

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Екатеринбургта 19 һәм 20 февральдә беренче Бөтенроссия әтиләр форумы уза. Анда катнашучылар әтинең хәзерге гаиләдәге роле турында фикер алышалар. Безнең районыннан форумда Мамадыш районы Әтиләр советы рәисе Айрат Шакиров катнаша.

Мондый форумны үткәрү инициативасы белән элегрәк Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова катнашында Әтиләр советы чыгыш ясады. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул үзе дә әлеге чарага ярдәм итте һәм анда шәхсән катнаша.

Форумда барлыгы 350дән артык делегат көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International