Бәйрәм итте итле-сөтле Дегетле.

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Әлеге федераль казна учреждениесе үзен генә түгел, Татарстандагы башка шундый учреждениеләрне дә авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итә. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2019нчы елның 1 нче гыйнварына биредә 165 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 70 савым сыер, 180 дуңгыз, 6 ат исәпләнгән. Былтыр 46 миллион 720 мең сумлык товарлыклы продукция җитештерелгән һәм хезмәт күрсәтелгән, 892 мең сумлык табыш алынган. –Республикадагы төрдәш учреждениеләрнең рейтинг күрсәткечләре буенча без өченче урында барабыз, – ди колония начальнигы Раил Сәгыйтов. Татарстандагы төзәтү учреждениеләренең үзләре җитештергән азык-төлек белән тәэмин ителешен арттыру, ярдәмче хуҗалыклары матди базасын яхшырту максатыннан, узган ел аларга техника һәм кирәкле җиһазлар алу өчен махсус программа буенча акча бүленгән. Дегетледәге 17нче колония-җирлек федераль казна учреждениесенә дә техникалар, бәрәңге игү өчен кирәк булган комплекс, модульле сөт цехы сатып алу өчен 78 миллион 279 мең сум акча биргәннәр. Әлеге учреждение соңгы елларда бәрәңге белән бик яхшы шөгыльләнә башлады. Орлыкларын яңарттылар. Яңгыр булмаганда сиптерү өчен сугару системалары да бар. Былтыр икенче икмәкне илле гектарда үстергәннәр иде. “Быелдан мәйданнарын 70 гектарга җиткерәчәкбез. Былтыр сатып алган җайланма бәрәңгене өч фракциягә бүләргә мөмкинлек бирә. Товарлыклы бәрәңге конвейрда ук сеткаларга тутырыла. Районыбыз халкына сортлы бәрәңге кирәк булса, безгә мөрәҗәгать итсеннәр. Сатлык запасыбыз бар әле. Ярдәм итәрбез”, – ди учреждение начальнигы Раил Сәгыйтов. Моннан берничә ел элек биредә сөт пастеризацияләү цехы эшләтә башлаганнар иде. Яңа цехлары сменага ике тонна сөтне пастеризацияләргә һәм пакетларга тутырырга, май ясарга мөмкинлек бирә. Пастеризацияләнгән һәм пакетларга тутырылган сөтнең саклау срогы да югарырак – 7 тәүлек. Җиһаз үзебезнең илдә – Алтай Республикасында җитештерелгән. Цех ике сменада эшләтелә, анда дүрт кеше хезмәт куя. Операторлар – учреждениегә ирекле ялланып эшләүчеләр. Дегетледә 2,5 процент майлылыкта пакетларга тутырылган сөт бүгенге көндә республиканың тугыз төзәтү учреждениесенә җибәрелә. Элекке цехлары сменада 500 литр сөтне пастеризацияли ала, май ясый торган җиһазы юк иде. Анысы хәзергә консервацияләнәчәк. Капиталь ремонтланган ирләр тулай торагы 1968нче елда салынган булган. Ул 75 кеше яшәүгә исәпләнгән. Аны яңартуга акчаны федераль бюджеттан бүлгәннәр. –Анда чишенү, өс киемнәрен киптерү, ризык кабул итү, китапханә, телевизор карап ял итү бүлмәләре бар. Бәдрәф элек урамда иде. Хәзер бина эченә ясадык. Срокларын узучылар бинадагы үзгәрешләрдән бик канәгать, – ди Раил Мәгъсүтович. Әлеге объектларны файдалануга тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин, Җәзаларны үтәтү буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Хиалеев, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов катнаштылар, үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International