Мамадышның ак. К.Вәлиев ис. 2 нче санлы лицейның 100 дән артык беренче сыйныф укучысы чаналар, чаңгылар, кәшәкәләр белән коралланып, стартка яхшы кәеф белән әзерләнеп, спорт мәйданчыгына чыктылар. “Кышкы уеннар” бәйрәме бик күңелле узды. Физик культура укытучысы инструкциясе буенча станцияләр укучыларны көтте: беренчесендә балалар шайба алып, тауларга йөгерүдә көч сынашты, икенчесендә - аларны чаңгы юллары көтә иде.
Әти-әниләр рухи ярдәм күрсәттеләр, соңыннан алар да балаларга кушылып уйнадылар. Зур команда булып җыелган балалар үзләренең укытучыларын да чанага утыртып шудырдылар. Төрле ярышларда катнашып күңел ачканнан соң барысыда бергәләшеп урамда самоварлар кайнатып, коймак белән чәй эчтеләр.