Үзебез сайлаган язмыш.

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

“Кичә Ушма аръягында юл уртасында пошины машина бәреп киткән. Кан эчендә яткан җанварның ничек тилмереп җан бирүе турында миңа бу хәлне үз күзләре белән күреп торган сыйныфташларым сөйләде. Аннары да урамда бик озак яткан әле ул. Кешеләр, ник шул дәрәҗәдә игътибарсыз, битараф, кансыз соң сез?! Наталья Холкина, Мамадыш шәһәрендәге өченче санлы мәктәпнең унынчы сыйныф укучысы“. (Таныйм Наташабызның стилен һәм кулын), аның район газетасына язган һәм басылмый калган мәкаләсе икән бу. 1981нче елда, урта мәктәпне тәмамлауга ул редакциягә корректор булып эшкә килә. Биредәге тәртипләр белән танышуга, үзен кызыксындырган сорауны хатлар бүлеге мөдире Чәчкә Хөснетдиновага юнәлтә: “Ә минем теге мәкаләм ник басылмады?!“ “Без андый язмаларны басмыйбыз, форматка туры килми һәм шуның белән бетте – китте, вәссәлам!“ – ди Мамадышның “каләм акуласы“. “Газета – җәмгыятьнең иң авырткан җирләрен табып, аны дәваларга тиешле орган. Мин гадел, намуслы, кешелекле, бөтен җирендә тәртип булган җәмгыятьне төзешүгә, аңа хезмәт итүгә үз өлешемне кертәчәкмен һәм моңа көчемне кызганмаячакмын!“ – дип үз-үзенә сүз бирә бөек идеалларга омтылган кыз. Ул вакыттагы мөхәррир урынбасары Зөфәр Әгъзамовның: “Район газетасында нормаль кешеләр эшли аламыни, моның өчен бу дөнья кешесе булмаска кирәк!“ – дигән сүзләрен мең кат исенә төшерәчәк һәм кыйбласына гомер буе тугры калачак әле ул. Газетаны чыгаруда турыдан -туры катнашып, аның һәр җөмләсенең мәгънәсенә төшенеп, совет матбугатының гуманлы карашлары белән килешеп һәм килешмичә, үз-үзе белән еш бәхәсләшә техник хезмәткәр. Күңеле иҗатка тартыла. Сүзгә, газетага, матбугатның тәэсирле көченә мәхәббәт, ныклы ышаныч аны Казан дәүләт университетының филология факультетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга этәрә. Аннары үзгәртеп кору еллары, кыргый капитализм, хезмәт базарында журналистларның бәясе түбән төшү, түрәләрнең бу һөнәр ияләрен ялчы, йомышчы урынына күрергә маташуы, халыкның булдыксызга санавы… Инде чор башка, җыр башка. Ә елъязманы язарга, конвейерны туктатмаска, кеше укырлык газетаның һәр санын тиешле дәрәҗәдә чыгарырга кирәк. Күптән түгел генә 101 яшьлеген билгеләп үткән брендның 38 еллык тегелмәсендә Наталья Якимованың биниһая хезмәте ярылып ята... “Һәркемнең төгәл һөнәре була, ә журналист һөнәре барысын, бөтен тормышны үз эченә ала“, – ди күренекле язучы Константин Паустовский. Наташабыз да үзе яза торган тармакны биш бармагы кебек белә, тормышның уртасында кайный, аның барлык даирәләренә үтеп керә. Репортер янгын чыкканчы анда ун минут алдан барып җитәргә тиеш, диләр. Көлке тоелса да, әзме - күпме дөреслек тә чагыла бу әйтемдә. Елъязмачы, яңалык җырчысы кулын һәрчак замана пульсында тотып, алга атлавын дәвам итә. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, белгечләр, авыл апалары, агайлары, яшь буын вәкилләре белән дә бердәй уртак тел таба, аларның уй - фикерләрен халыкка түкми-чәчми җиткерә белә. Бармаган җире, күрмәгән кешесе, кысылмаган эше юк. Бу борынгы һөнәр – аның тормыш рәвеше. Үз кабинеты бусагасын атлап керүчеләрне, кемнең - кем булуына карамастан, ачык йөз белән каршы алып, вакыты бик тар булуга карамастан, алар белән чын күңелдән гәп корганын, файдалы киңәшләр биргәнен, гамәл кылырга этәргәнен күреп, сокланабыз. Кайчакта, бер көнлек газетага ярамаганмы, дип, мәкаләне шаблонга корырга да мөмкин. Шулай, газета – бер көнлек. Әмма сүзе – мең көнлек. Мәкалә зурмы, бәләкәйме – аның һәр сүзен уйлап, диңгез төбеннән энҗе чүпләгәндәй, һәр сүзне сайлап язарга кирәк. Наташабыз да даими уйлануда, эзләнүдә, өйрәнүдә. Каләмен ышанычлы тота. Дистә еллар буе чарланган язу осталыгын, сүз һәм тел байлыгын, фикер йөртә белүен эшкә җигеп, тиз арада эшен башкарып куя. Мең мәртәбә алданып та, хакыйкатьтән, гаделлектән өметен өзмәгән, яхшылык белән яманлык көрәшен дәвам иткән, гомумкешелек идеалларына тугры калган, үзенең горур исемен югалтмаган Журналист Галиҗанәб Газетаның илаһи көчкә ия булуына һаман чын күңеленнән ышана. “Бу сиңа бер көнлек радио, телевидение, сайт кына түгел, ә Газета! Аның хакында, В.И. Ленин: (юлбашчыны ничек кенә сүксәләр дә, безнең өчен һаман менә дигән журналист ул!) “Газе ́та – коллекти ́в пропаганди ́ст һәм коллекти ́в агита ́тор гына түгел, ә шулай ук коллекти ́в оештыручы“, – дигән!, – дип җаваплый “Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре“, бик күп дәрәҗәләрдәге Мактау грамоталары иясе, “Вятка“ газетасының баш мөхәррир урынбасары Наталья Якимова. Тормыш иптәшен, фикердәшен – 90нчы елларда газетабызда фотограф булып эшләгән Николай Михайловичны да редакциядә тапты ул. Әлеге күркәм гаиләдә тәрбияләнгән кызлары Алина белән Александра – икесе дә педагоглык һөнәрен сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International