Әлеге хәрәкәт 1935нче елда барлыкка килә һәм ул күмер чабу буенча смена нормасын күп тапкырлар арттырып үтәгән Донбасс ташкүмер шахтерларының берсе Александр Стаханов исемен йөртә. Стаханов хәрәкәте социалистик ярышның яңа этабы һәм җитештерүченлекне күтәрүнең формасы буларак киң пропагандаланган. Гомуми эш өчен җан ату, максатка омтылуда үҗәтлек, үзең һәм коллектив өчен җаваплылык – стахановчылар өчен уртак сыйфатлар була. Көн геройлары – стахановчылар утызынчы елларның икенче яртысында Мамадыш районында да барлыкка киләләр. Редакциябез кунаклары – безнең мәктәп эзтабарлары ул елларның архивыбыздагы газета төпләнмәләрен карап чыктылар, нәрсәләрнедер язып алдылар, кайберләрен фоторәсемгә төшерделәр. Туган төбәгебезнең авыл хуҗалыгы да, сәнәгате дә ялгызак энтузиастлар тырышлыгы белән түгел, ә алар башлангычын оста оештыру аркасында аякка басканын ачыкладылар. Гөлнара Марселевна белән Зөһрәне спирт заводы кызыксындырганлыктан, детальләрне дә ачыкладылар. Октябрь Революциясеннән соң завод хөкүмәт милкенә әйләндерелә. Завод хуҗасы Щербаковның улы 1918нче елның сентябрендә Халык армиясе белән Мамадыштан чигенгәндә, кызылгвардиячеләргә аны калдырырга теләмичә, цехларның җиһазларын кулланып булмаслык хәлгә китерә. Шәһәрдә бердәнбер булган завод 1929нчы елга кадәр эшләмичә тора. Аны заводта озак еллар эшләгән ветераннар М.Евдокимов, Завьялов, Шафран, Әхмәтшин сафка бастыруга, 1931нче елда яңадан эшләтеп җибәрүгә ирешәләр. Ул тәүлеккә 300 декалитр спирт бирә башлый. Ил бөтен дөньяга социализм төзү үрнәкләрен күрсәтә. Хезмәткә “Ватан өчен бөтен көчеңне бир”, – дигән караш новатор-стахановчыларны тудыра. Спирт заводында да беренче стахановчылар бригадасы барлыкка килә. Менә алар: бригадир Владимир Соломин һәм аның хатыны Прасковья, Александр Ложкин, Наталья Сафина, Сәхипҗамал Заһидуллина, Мария Токмакова. Бригада нормасын 1,5-2 тапкыр арттырып үтәп бара. Производствоны реконструкцияләү һәм яңарту дәвам итә. Төп проблема булып, ягулык белән тәэмин итү кала: утыннарны 30-40 километр арадан ташыйлар, аларны хәтта Лубяннан әзерләгәннәр, ә торфны Бессониха болыннарыннан. Вакыт узу белән саргайган газета битләре бик күп мәгълүматларны ача. Үзвакытында – мине һәм “Нократ” газетасы укучыларын уникаль стахановчылар Прасковья Соломина һәм Сәхипҗамал Заһидуллина белән таныштырганнар иде. Бөтенесе яңадан әйләнеп кайта һәм яңа буыннарга да кызыклыга әйләнә. Шуңа күрә безнең мәктәп эзтабарлары редакциядән завод стахановчылары бригадиры Владимир Соломинның кызына – Александра Владимировнага юнәлделәр. Ул үзенең Ушма аръягындагы зур булмаган уңайлы фатирында әти-әнисеннән калган иске фотоальбомнарны, документларны, аларның бүләкләрен кадерләп саклый. Алар арасында әтисенең 1943нче елның октябрендә хәбәрсез югалуын раслаучы рәсми кәгазь дә бар. –Әтием Владимир Павлович һәм әнием Прасковья Ивановна 1934нче елның 14нче апрелендә өйләнешәләр. Гаиләдә без өч бала идек – мин, өлкәнрәк апам Галина, миннән кечкенәрәк энем Сычевлар, Лепехиннар, Сошиннар, Шишовлар, Шандренковлар, Митрофановлар кебек хезмәт династияләре шул вакыттан бирле килә. Алар производство тормышын саклап калалар, Бөек Җиңүне якынайталар! Завод эшче хезмәткәрләре Татарстан танк колоннасы төзүгә меңәрләгән сум акчаларын бирәләр, беренчеләрдән булып займнар сатып алалар. Беренче булып исемлектә стахановчылар бригадалары эшчеләре бара. Алар үзләре ничек яшәгәннәр соң? Ташламалардан файдаланганнармы? Башкалардан күбрәк хезмәт хакы алганнармы? Бүгенге көндә кайбер тарихчылар матбугаттагы язмаларында шуңа басым ясыйлар. –Бик ярлы яшәгәннәр, бигрәк тә сугыш елларында. Минем әбием – Мария Михайловна да бик тырыш эшче булган. Бер минут та эшсез тормаган, бөтен кара эшне үзе башкарган. Әни эшкә киткәч, безнең белән кала, “Шуронька, әйдә, моны эшлик әле...”, – дип, үз үрнәге белән эшкә өйрәтә иде. Иң авыр сугыш елларында, өлкән яшьтә булуына да карамастан, хәерчелекне ничек тә киметү, гаиләгә булышу өчен, завод җитәкчелегеннән эш сораган. Моңа бер таныш хатыныннан: “Син – чиркәү карчыгы, монда йөрмә әле”, – дигән җавап ишеткән. Бу – бер яктан, икенче яктан бала чагым миңа гаиләдә бер-береңә карата игътибарлы булу белән истә калган. Зарлану, кешеләр турында начар сөйләшү, тупас эндәшүләр... – болар берсе дә юк иде., – дип искә ала Александра Владимировна. Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган спиртзаводның беренче стахановчылар бригадасы бригадиры Владимир Павлович Соломин турында бүгенге көнгә кадәр бер нәрсә дә билгеле түгел. Ә Прасковья Ивановнаның сугыштан соңгы еллары шундый ук тырыш хезмәт, актив тормыш белән уза. Заводның алдынгы аппаратчысы коммунистик хезмәт ударнигы, җәмәгатьчелек башлангычында санитар инспектор була, соңрак район ветераннар хорында җырлый. Кызлары Галина белән Александра, белем алгач, гаилә коралар, әти-әниләре йортыннан ерак яшиләр. Вакыты шундый иде: ил кайда җибәрә. Безнең әңгәмәдәшебез Александра Владимировна да, педучилище тәмамлаганнан соң, үзенең бөтен гомерен мәгарифкә багышлый. Җәмәгате Александр Фокевич белән алар Уралдагы Магнитогорсктан Мамадышка лаеклы ялга чыккач күченеп кайталар. Монда кайткач та Красная Горка мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып өч ел эшли әле. Әнисен тәрбияләп, аны соңгы юлга озата. Әмма ире дә үлеп китә. –Әби 103 ел ярым, әни 98 ел яшәде. Авыр, әмма намуслы гомер кичерделәр. Коммунистлар булсалар да, гомерләре буе Аллага ышандылар. Илебезне чын йөрәкләреннән яраттылар, – ди Александра Владимировна. Яшь эзтабарыбыз – өченче сыйныф укучысы Зөһрәнең кызыклы әңгәмәдәшебезнең сөйләгәннәрен ничек кызыксынып тыңлаганын күрсәгез иде сез! Кулдан ясалган курчакны ул бик сокланып, бармаклары белән чак-чак кына кагылып, могҗизаны куркытырга теләмәгәндәй, сакланып кына тотты. Аны күп еллар элек Александра Владимировна әбисе истәлеге итеп теккән. Аны күргән кешеләр барысы да кыяфәте, киемнәре белән Мария Михайловнага охшатканнар. Таягы да шундый ук булган, диләр. Гөлнара Марселевна үзенең стахановчы Сәхипҗамал Заһидууллинаның оныгы икәнен әйткәч, аларның икесенә дә гаҗәпләнергә туры килде. Әйе, нәкъ шул– спиртзаводның новаторлар бригадасыннан булган кешенең. Ул заводка эшләргә Мамадыш янындагы Түбән Ушмадан яшь кыз килеш килеп йөргән. 16 яшь чагыннан тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татый. Лубянда урман да кисә, торф та әзерли, куллары белән салкында өшегән бәрәңгеләрне дә юа. Болар бөтенесе дә – производство тукталмасын, продукция чыксын өчен. Заводта үз бәхетен дә таба – яраткан егетенә кияүгә чыгып, балалар үстерә, оныкларын күрү бәхетенә ирешә. Минем хәтеремә дә ул, ачык күңелле, тапкыр, шаян әби булып кереп калган. Сүз эзләп кесәгә керми, кешене дә рәнҗетми иде. НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА. Минневәрис Мингалиев тәрҗемәсе бәләкәй чагында үлде. Әти турында мин әни һәм әбием сөйләве буенча гына беләм. Харьковта туган, алдынгы карашлы кеше булган. Ул үз артыннан эшче классны заводны сафка бастыруга ияртеп кенә калмый, аның җитештерүчәнлеген арттыру турында да кайгырта. Фин чигендәге хәлләр тыныч булмый, ә завод продукциясе беренче чиратта медицинага озатыла, – дип сөйли Александра Владимировна. Тормыш иптәше дә тәүлек буе заводта югалучы иренә охшаган. –Әти фронтка киткәч, әни аны алыштырган, бригадага җитәкчелек итә башлаган. Күпләр ул бригадага эшкә керешергә теләмәгәннәр. Ул бик таләпчән булган, эшне намус белән башкаруларын таләп иткән. Үзе дә эшсез утырмаган, беренче булып тотынып, башкаларга үрнәк күрсәтеп эшләгән. Озаклап тәнәфес ясап утырырга, эш урыннан китеп йөрергә, эленке-салынкы булырга ирек бирмәгән. Авыр, өйдә дә эш күп, дигән сүзларне ишетергә дә теләмәгән, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. Сугыш елларында әтиләренә, ирләренә, абыйларына алмашка заводка хатыннары, сеңлеләре һәм үсеп җиткән балалар, карт-карчыклар килә. Заводның данлыклы Сычевлар, Лепехиннар, Сошиннар, Шишовлар, Шандренковлар, Митрофановлар кебек хезмәт династияләре шул вакыттан бирле килә. Алар производство тормышын саклап калалар, Бөек Җиңүне якынайталар! Завод эшче хезмәткәрләре Татарстан танк колоннасы төзүгә меңәрләгән сум акчаларын бирәләр, беренчеләрдән булып займнар сатып алалар. Беренче булып исемлектә стахановчылар бригадалары эшчеләре бара. Алар үзләре ничек яшәгәннәр соң? Ташламалардан файдаланганнармы? Башкалардан күбрәк хезмәт хакы алганнармы? Бүгенге көндә кайбер тарихчылар матбугаттагы язмаларында шуңа басым ясыйлар. –Бик ярлы яшәгәннәр, бигрәк тә сугыш елларында. Минем әбием – Мария Михайловна да бик тырыш эшче булган. Бер минут та эшсез тормаган, бөтен кара эшне үзе башкарган. Әни эшкә киткәч, безнең белән кала, “Шуронька, әйдә, моны эшлик әле...”, – дип, үз үрнәге белән эшкә өйрәтә иде. Иң авыр сугыш елларында, өлкән яшьтә булуына да карамастан, хәерчелекне ничек тә киметү, гаиләгә булышу өчен, завод җитәкчелегеннән эш сораган. Моңа бер таныш хатыныннан: “Син – чиркәү карчыгы, монда йөрмә әле”, – дигән җавап ишеткән. Бу – бер яктан, икенче яктан бала чагым миңа гаиләдә бер-береңә карата игътибарлы булу белән истә калган. Зарлану, кешеләр турында начар сөйләшү, тупас эндәшүләр... – болар берсе дә юк иде., – дип искә ала Александра Владимировна. Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган спиртзаводның беренче стахановчылар бригадасы бригадиры Владимир Павлович Соломин турында бүгенге көнгә кадәр бер нәрсә дә билгеле түгел. Ә Прасковья Ивановнаның сугыштан соңгы еллары шундый ук тырыш хезмәт, актив тормыш белән уза. Заводның алдынгы аппаратчысы коммунистик хезмәт ударнигы, җәмәгатьчелек башлангычында санитар инспектор була, соңрак район ветераннар хорында җырлый. Кызлары Галина белән Александра, белем алгач, гаилә коралар, әти-әниләре йортыннан ерак яшиләр. Вакыты шундый иде: ил кайда җибәрә. Безнең әңгәмәдәшебез Александра Владимировна да, педучилище тәмамлаганнан соң, үзенең бөтен гомерен мәгарифкә багышлый. Җәмәгате Александр Фокевич белән алар Уралдагы Магнитогорсктан Мамадышка лаеклы ялга чыккач күченеп кайталар. Монда кайткач та Красная Горка мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып өч ел эшли әле. Әнисен тәрбияләп, аны соңгы юлга озата. Әмма ире дә үлеп китә. –Әби 103 ел ярым, әни 98 ел яшәде. Авыр, әмма намуслы гомер кичерделәр. Коммунистлар булсалар да, гомерләре буе Аллага ышандылар. Илебезне чын йөрәкләреннән яраттылар, – ди Александра Владимировна. Яшь эзтабарыбыз – өченче сыйныф укучысы Зөһрәнең кызыклы әңгәмәдәшебезнең сөйләгәннәрен ничек кызыксынып тыңлаганын күрсәгез иде сез! Кулдан ясалган курчакны ул бик сокланып, бармаклары белән чак-чак кына кагылып, могҗизаны куркытырга теләмәгәндәй, сакланып кына тотты. Аны күп еллар элек Александра Владимировна әбисе истәлеге итеп теккән. Аны күргән кешеләр барысы да кыяфәте, киемнәре белән Мария Михайловнага охшатканнар. Таягы да шундый ук булган, диләр. Гөлнара Марселевна үзенең стахановчы Сәхипҗамал Заһидууллинаның оныгы икәнен әйткәч, аларның икесенә дә гаҗәпләнергә туры килде. Әйе, нәкъ шул– спиртзаводның новаторлар бригадасыннан булган кешенең. Ул заводка эшләргә Мамадыш янындагы Түбән Ушмадан яшь кыз килеш килеп йөргән. 16 яшь чагыннан тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татый. Лубянда урман да кисә, торф та әзерли, куллары белән салкында өшегән бәрәңгеләрне дә юа. Болар бөтенесе дә – производство тукталмасын, продукция чыксын өчен. Заводта үз бәхетен дә таба – яраткан егетенә кияүгә чыгып, балалар үстерә, оныкларын күрү бәхетенә ирешә. Минем хәтеремә дә ул, ачык күңелле, тапкыр, шаян әби булып кереп калган. Сүз эзләп кесәгә керми, кешене дә рәнҗетми иде.
НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА.
Минневәрис Мингалиев тәрҗемәсе