ЧАҢГЫЛЫ ШИМБӘ ХАЛЫКНЫ ҖЫЙДЫ.

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән алып инде яшьләре 70тән узганнарга кадәрге райондашларыбыз төрле дистанцияләрдә үзләрен сынап карадылар. Шәһәрдә “Татарстан чаңгы юллары” өч урында узды: стадион-ипподром, “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе артындагы һәм Җиңү паркындагы трассаларда. Шул ук көнне оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре арасындагы Спартакиада кысаларында да чаңгыда узышу буенча бәйгеләр узды. Аларда 17 командадан 101 кеше катнашырга теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International