Каһарманлык хәбәрчеләре.

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Барысы турында да тәртип белән. Ләбибә Фәйзерахман кызы Миңнуллинаның исеме өлкән буын райондашларыбызга Шәдче участок шифаханәсенең табиб - терапевты, аннары баш табибы буларак яхшы таныш. Ул безнең якларга Татарстанның Кама Тамагы районы Картапа авылыннан килгән. 1942 нче елда Апас районының Шонгут мәктәбен тәмамлагач, дирекция соравы буенча, анда бер ел эшли ул. Чөнки фронтка киткән укытучы ир-атларны алыштырырдай кешеләр булмый. Киләсе елда гына медицина институтына керә һәм 43 ел гомерен халык сәламәтлеге даирәсенә багышлый. – Менә бу фронт открыткасы – аның математика укытучсы Иван Якимович Малышкиннан, – ди Роза Ясәвиевна. – Ул аңа “Люба“ – дип эндәшә. Әнине мәктәптә дә, институтта да шулай атап йөрткәннәр. Эчтәлеген укыйп карыйк: “Исәнме, Люба! Хатыңны алдым. Чын йөрәгемнән чыккан рәхмәтләремне җиткерәм. Соңгы араларда тормышымда әлләни үзгәрешләр булмады. Үземне яхшы хис итәм, сәламәтлегем дә әйбәт. Фронтта дәһшәтле сугышлар бара, безнең часть та бер - бер артлы яңа торак пунктларын яулап кына тора. Хатларыңны ешрак яз. Мин көтәрмен. Сау бул! 3 нче сентябрь, 1942 нче ел. 2015 нче кыр почтасы. Комендант ротасы.“ Әни математикадан яхшы укыган. Остазы Иван Якимович, үз урынына калган укучысының үз-үзенә карата ышанычын арттырырга теләп, аңа шулай фронттан көч биреп торган. Кызганычка каршы, тиздән һәлак булган… Озак еллар үтүдән, бик еш кулга алып, күп кешеләр тарафыннан каралудан таушалып, искереп, саргаеп беткән открыткага исем китеп озак карап тордым. Бүгенге көнебездәге чынбарлыкка кинәт кенә очып кергән сугыш еллары хәбәрчесе. Безнең ил кешеләре ник үзләренең татулыклары, бер - берсенә ярдәм кулы сузулары, ватанпәрвәрлекләре белән гомер бакый аерылып торганнар? Чөнки буыннан - буынга аларны укытучылары, өлкән иптәшләре үз үрнәкләрендә тәрбияләгәннәр, алар “канат ярганчы“ мөстәкыйль очарга өйрәтүче остаз булганнар. Миңа фронттан килгән төрле хатлар укырга туры килгәне бар, ә менә укытучының укучысына язуын беренче тапкыр күрәм. Роза Ясәвиевна аннары күрсәткән артефактларның да кыйммәте бик зур. Мәсәлән, Ләбибә Миннуллинаның сыйныфташы – Мисбах Минһаҗев фотосы һәм хаты. Фотоны 1941 нче елның 25 нче октябрендә Саратовта хәрби курсларда укыганда җибәргән. Икенче хат – Казан госпиталеннән, аягы яраланып, шунда дәваланып ятканда салган. “Кыр“лардан чыкмыйча, каллиграфик хәрефләр белән, бик пөхтә язылган хат. “Совет иле укытучысына, дустым Ләбибәгә кайнар сәлам… Алда – сугышлар. Украина халкы көтә…“. Мисбах аны дустым дип атаса да, аңа “Сез“, дип эндәшә. Ләбибә аның янына госпитальгә Апастан килә. Дәвалангач, сугышка киткән дустыннан фронттан апрельдә тагын бер хат ала. Ә алдагысына инде җавап килми... Редакциябез кунагы безгә әтисе Ясәви Гарипович Гариповның һәм кайнатасы Михаил Федорович Кочергинның, аның фронтовик апасы Нина Федоровнаның сугышчан батырлыклары өчен бирелгән бүләкләре турында таныклыкларын да күрсәтте. Аларның арсеналы гаҗәеп: орденнар һәм медальләр, Верховный Башкомандующий Сталин Рәхмәте... Алар фашистларны юк итү өчен өннәренә кадәр барып җиткәннәр, данлы сугыш юлы үткәннәр… Һәр гаиләнең – үз каһарманнары, гаилә әгъзалары өчен алар – иң әһәмиятле, сөекле кешеләр. Һәм бу дөрес тә. Сездән уникаль һәм йөрәк түреннән чыккан, гаиләдә буыннан - буынга тапшырыла торган ядкарь турында яңа тарихлар көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International