БӘХЕТ АЧКЫЧЫ.

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Югары Тәкәнеш авылы. Алар икесе дә авылда туып, бер чишмәнең саф суын эчеп, яшел хәтфә үләнле су буйларында, гөлчәчәкле болыннарда бергә уйнап үсәләр. Кечкенә вакыттан ук бер-берсенә тартылган күңелләр яшүсмер чорында саф мәхәббәткә бөреләнеп чәчәк ата. Өч ел армия сафларында булып кайтканнан соң, яшьлеге ташып торган егет көн дә сөйгәне янына ашыга. Күп тә үтми, бер-берсенең холык-гадәтләрен кечкенәдән белгән яшьләр, олыларның ризалыгын алып, гаилә коралар. Йомшак мендәргә баскан кызга, бал-май каптыргач, булачак каенанасы: “Бүгенге көннән син кызым да, киленем дә булырсың. Бездә кызлар юк,” – дигән җылы сүзләр белән эндәшә. Чыннан да, каенанасы белән каенатасы аны беренче көннән үк үз кызларыдай якын күрәләр. Ата-анага буйсыну, аларны хөрмәтләү үзләренең зур бер вазифасы икәнлеген нык аңлаган яшьләр дә олыларга һәрдаим тирән ихтирамлы булалар. Гаиләдә сабыйлар авазы ишетелә башлагач, тормышлары тагын да ямьләнеп китә аларның. Һәрбер эшне бергә киңәшләшеп башкарырга гадәтләнгәнгә, балаларга исемнәрне дә бергәләп сайлыйлар. Сәвия, Илһамия, Сәкинә, Миләүшә, Наилә дигән мәгънәле исемнәргә ия булган берсеннән-берсе матур кызларны үстерүдә, әлбәттә, әби-бабай тәрбиясенең йогынтысы зур була. Чибәр, акыллы һәм сылу кызларның бишесе дә хезмәт сөючән булып үсәләр. Аларның һәрберсе тирә-юньдәгеләргә игътибарлы, ярдәмчел, ачык һәм нурлы йөзлеләр. Акны карадан аера белүче зиһенле яшьләр үзләренә лаеклы тормыш иптәшен дә дөрес итеп сайлый белгәннәр. Бишесенең дә парлары әдәпле гаиләдә тәрбияләнгән күркәм гадәтле егетләр. Шулай итеп, гаилә шәҗәрәсе тыйнак, итагатьле, рәхимле балалар белән тулылана бара. Тормышның мәгънәсен аңлап, хезмәттән тәм табып яши белгән дус, тату, тыныч гаиләдә матур итеп гомер кичерүләре турында сөйләгәндә, Сабир абый белән Мәсхүдә апаның йөзләрендә бүген дә, канәгатьлек билгесе булып, шатлыклы елмаю чаткылары балкый. «Хатын-кызга хөрмәт белән карау, һәр адымда сабыр була белү, булганына шөкерана кылу – ата-бабаларымнан килгән гадәтләр, – дип сүз башлады Сабир абый. – Гомумән, минем әтием дә, бабам да беркемгә беркайчан тавыш күтәреп эндәшүне белмәделәр. Олылар безне һәр эшне бисмилла белән башларга өйрәттеләр. Бервакыт бабам Мөхәммәдгасим миңа икмәк сузды да: «Башыннан кис яме, улым», – диде. Мин ипине күкрәгемә терәп кисә башладым. «Улым, башыннан кисәсеңме?» – дип сорады бабам. Мин аптырап калдым. «Бисмиллаңны әйт, улым, башы шул була,» – диде ул бераздан. Бабамның шушы изге сүзләре минем гомер юлымның саф башлангычы булды. Догаларны 6 яшьтән өйрәнә башладым мин. «Аллаһыны сөйгән гаиләдә тәртип сакланыр, тормыш төзек булыр, гомерләр бәрәкәтле һәм файдалы узар,» – дигәннәр бит борынгылар да,» – дип сүзен йомгаклады Сабир абый. Мәсхүдә апа, аның һәр сүзен җөпләп, якты хатирәләр белән тулы тормышларын яңадан бер исенә төшерә. Көнне төнгә ялгап, озак еллар фермада эшләүләрен, тормыш алып бару өчен җилкәсенә авыр чи печәннәр күтәреп ташуын: «Тирә-як болыннардан, урман буйларыннан чабып алган печәнне җилкәмә күтәреп кайткан чакта, печән өеменнән үзем күренми идем» – дип, кызык һәм күңелле бер вакыйга итеп кенә сөйли ул. Дөрестән дә, ул еллардагы эшләрнең күбесе кул хезмәте белән башкарылганга, хатын-кызлар җилкәсенә дә бик күп авырлыклар төшә. Эшкә бик нык булган Мәсхүдә апа бернинди сынауларга да бирешми, чөнки аның янәшәсендә, гаиләм, балаларым, дип янып-көеп яшәүче тырыш, ныклы ихтыяр көченә иябулган, сабыр Сабир абый була. Сабир абый 45 ел буе Тәкәнеш авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау предприятиесендә склад мөдире булып эшли. Исеме Мактау тактасыннан төшмәгән асыл ирнең тырыш хезмәтен бүген дә күпләргә үрнәк итеп куялар. Әйе, Сабир абый белән Мәсхүдә апаның мәгънәле һәм матур итеп яши белүләре һәркемне сокландыра. Йөзләре дә, күңелләре дә якты нур һәм изгелекләр белән тулы авылдашларыбыз яныннан кешеләр өзелми. Сабир абый белән Мәсхүдә апа яшьләргә күркәм итеп яши белүнең серләрен ачалар. Бергәләшеп, биш вакыт намазларын укып, балаларына, онык-оныкчыкларына һәм тирә-юндәгеләргә изге теләкләр теләп, дога кылалар. Сабир абыйның шифалы догаларыннан бик күп кешеләр, шул исәптән сабыйлар да, сихәт алып, тернәкләнеп китәләр. «Ни чәчсәң, шуны урырсың,» – дигән халкыбыз. Кызлары-кияүләре, оныконыкчыклары – бүгенге көндә Сабир абый белән Мәсхүдә апаның ышанычлы терәкләре. Картлык көнеңдә үстергән балаларыңнан кадер-хөрмәт күреп, җылы сүзләр ишетеп яшәү – иң зур бәхеттер, минемчә. Оныгы Гүзәлнең: «Мин әбием белән бабамны бик тә яратам, алар белән чиксез горурланам. Әбием дә, бабам да, чын мәгънәсендә, Ак әби белән Ак бабай!» – дип әйтүе Сабир абый белән Мәсхүдә апаның бергә узган гомер юлына бирелгән иң зур бәя дип уйлыйм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International