Аны оештыручылар – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Казан дәүләт медицина университеты. Чарага районыбыз мәктәпләренең югары сыйныфларында белем алучы 100 дән артык укучы чакырылган иде. Фестиваль кысаларында университетны тәкъдир итү, дәвалау учреждениесе буйлап, хастаханә музеена экскурсия оештырылды. Медицина учреждениесе белгечләре табиб һөнәренең әһәмияте, җаваплылыгы, медицина белгечлекләре турында сөйләделәр. Чара барышында алар укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.