Районыбыз крестьян-фермер хуҗалыклары бу атнаның шимбәсендә – 9нчы февраль көнне шәһәребездә ярминкә үткәрергә карар иттеләр. Алар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Ярминкәгә башка төбәкләр фермерлары да килергә теләк белдерделәр. Ул, гадәттәгечә, иртәнге 7дә башлана. Рәхим итегез!