Аның кул астындагы җирлек территориясе буенча да, авылларда яшәүчеләр буенча да районда зур төбәкләрнең берсе булып тора. Үзегез беләсез, халык күп яши торган төбәкнең борчу-мәшәкатьләре дә җитәрлек, ә финанс мөмкинлекләре, районның күп авыл җирлекләренә хас булганча, чикләнгән. Бүген авыл җирлекләре, юрганга карап, аякны суза торган халәттә, дисәк дөреслеккә туры килер. Шуңа күрә үзарасалым җыю программасының гамәлгә керүе азмы-күпме булса да торак пунктларында кайбер проблемаларны чишәргә ярдәм итә. Җыен барышында җирлек башлыгы һәр сумның нинди максатларга тотылуы турында тәфсилләп сөйләде. Үзарасалым акчасы җыя башлаган беренче елларны исегезгә төшерегез әле: аларны уңга-сулга таратып бетерәләр, дип уйлаучылар да аз булмады. Алга таба акчаларның авылларны төзекләндерүгә тотылуын күргәч, тынычландылар. Дүсмәт төбәгендә дә шактый эшләр башкарырга өлгергәннәр. Моны төбәктә яшәүче һәркем күрә, башкарылган эшләрнең сыйфатына тиешле бәясен бирә ала. Җирлектә яшәүчеләр агымдагы елгы эшләр өчен дә кирәкле сумманың яртысыннан күбесен җыйган инде. Җыенда авыл урамнарындагы яктырткычларны энергиясаклагычлыларына алыштырып, күпме акчаның янга калдырылуы да халыкта кызыксыну уятты. 2017нче елга чаклы дүрт авылда 92 баганада лампочка булса, бүгенге көндә аларның саны 160ка җиткән. Лампочкалар саны артуга карамастан, электр энергиясе тотуга соңгы ике елда ярты миллион сумнан күбрәк акча янга калдырылган. Бу суммалар төбәгебездәге башка проблемаларны хәл итүдә зур ярдәм булып торалар. Узган ел Дүсмәт авыл җирлеге 1 миллион сумлык грант откан иде. Әлеге сумма бик проблемалы булган социаль объектларда эшләр башкаруга тотылган: Дүсмәт авыл мәдәният йортының җылылык системасы алыштырыла, Акман авыл клубына янкорма ясала. Калган акчаларга Комазан башы авыл клубының түбәсе алыштырылачак, Иске Комазанда спорт мәйданчыгы ясалачак. Агымдагы елда Дүсмәттәге мәдәният учагы капиталь ремонт программасына кергән. Җирлектә торак пунктларының йөзен үзгәртү буенча эшнең тукталганы юк. Һәр елны агачлар утыртыла. Аву куркынычы янаган агачларны кисәчәкләр. Быел Дүсмәттәге Паркта эш дәвам итәчәк. Былтыр андагы агачлар киселгән, һәйкәл ремонтланган, быел утыргычлар урнаштырачаклар. Шулай итеп ул төбәктә яшәүчеләрнең генә түгел, кунакка кайтучыларның, яшьләрнең яраткан урынына әвереләчәк. Барлык авылларның да зиратлары игътибар үзәгендә. Һәр авылның зираты коймалар, сеткалар белән әйләндереп алынган, алар корыган агачлардан чистартылып торыла, ел саен өмәләр уздырыла. Иман йортлары да халык игътибарыннан читтә калмый. Җыенда авыл хуҗалыгы белән бәйле программада катнашучыларның азлыгы ассызыклап үтелде. Биш шәхси эшмәкәр, дүрт крестьян-фермерлык хуҗалыгы гына булу барлыгы 324 шәхси хуҗалыклы җирлек өчен аз, әлбәттә. Дөрес, берничә кеше Акмандагы терлекчелек комплексында эшли. Бүген шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары төзү өчен хөкүмәт тарафыннан бирелә торган акчалар күләме дә артты. Мәсәлән, биш сыер тотарга торак төзергә теләүчеләр хәзер – 200, сигез сыер торагы төзүчеләр 400 мең сумга өмет итә ала. Авыл хуҗалыгы белән бәйле башка программаларда катнашучыларга да бирелә торган акчаның суммасы шактыйга артты. Николай Павлов, Айдар Миннеханов, Рәшит Һадиуллин, Светлана Козлова һәм башкалар кебек күпләп терлек асраучыларга, теплицада кыяр үстерүче Рәис Нәфыйков, 100әр баштан артыграк умарта тотучы Рамил Усманов, Петр Петров, Станислав Петров, Василий Архипов кебекләргә киләчәктә иярүчеләр табылыр, дип ышаныйк.