“РОССИЯ ЧАҢГЫ ЮЛЛАРЫ” КӨТӘ.

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

9нчы февраль – шимбә көнне мамадышлыларны “Россия чаңгы юллары” да көтә. Соңгы елларда бик нык популярлашкан, Россиянең барлык төбәкләре халкы да читтә калмаган әлеге чаңгы бәйрәмендә катнашу өчен, Мамадышта 3 мәйданчык әзерләнде. Алар – шәһәр стадион-ипподромында, Җиңү паркында һәм “Олимп” стадионында. Ярышлар тантаналы төстә иртәнге сәгать 10да ачылачак. Чаңгыда узышулар бөтен авыл җирлегендә дә узачак. Шәһәр ипподром-стадионында предприятиеләр һәм оешмалар арасындагы унөченче спартакиада кысаларындагы чаңгы ярышларына да старт биреләчәк. Хезмәт коллективлары членнары, яшьләренә карап, 2-5километрга кадәрле дистанцияләрдә көч сынашачаклар. Катнашучыларны теркәү 12 сәгатьтә башлана. Ярышларга 12 сәгать 30 минутта старт бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International