Кулларына белгечлек алган студентларга киләчәк тормышлары өчен юл яру, ягъни эшкә урнашу проблемасы турында да сүз барды чарада. Бүген, беркемгә дә сер түгел, яшьләр, сайлаган һөнәрең күңелгә ятышлы, акчалы, перспективалы булырга тиеш, дип саныйлар. Хәзерге вакытта төп кыенлыкларның берсе – алар өчен эш урыннары булмауда. Элек бит кеше уку йортын тәмамлап чыкканда кая эшкә барачагын белә иде. Ә хәзер хәл башкачарак. Чөнки тәҗрибәсез, кичәге студентны эшкә бик аласылары килеп тормый. Ә ничә еллар буе баш калкытмый уку белән генә мәшгуль белгечкә эш тәҗрибәсе каян килсен, ди инде. Әгәр югары уку йортлары студентларына эш урыннары табуда ярдәм итсә, яисә нинди дә булса оешма-предприятие белән килешенсә, бу начар булмас иде. Бу нисбәттән, без мисалга эшмәкәр Рифат Мотыйгуллинны китерә алабыз. Ул Мамадыш политехник көллияте белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Студентлар җәйге каникулларында Рифат Мәхмүтович җитәкләгән “АПК ”Азык-төлек программасы” җәмгыятендә практика узып кына калмыйлар, тәҗрибә дә туплыйлар, яхшы гына хезмәт хакы да алалар. Монда югары технологияләр, югары җитештерүчәнлекле техникалар эшкә җигелә. Аларны белү, идарә итү өчен махсус белемнәр дә кирәк. Рифат Мәхмүтович үз чыгышында яшь кадрлар белән эшләгәндә аларның энтузиазмлыкларына, инициативалыкларына игътибар бирергә кирәклеген ассызыклап үтте. Бүген әле яшьләрдә авыл хуҗалыгы тармагын, әти-әниләребез чорындагыча сыерларны кул белән саву, азыкны сәнәк белән тарату, дигән фикер өстенлек итә бугай. Ә җәмгыятьтә заманча технологияләр куллану, эш процессының компьютерлашкан булуы һәр мал турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Элек техникаларда эшләүчеләр баштан аякка кадәр май-мазутта булса, хәзер һич арттырусыз әйтергә була, ак күлмәктән эшләргә мөмкин. Бүгенге көндә җәмгыятьтә хезмәт куючы яшь ветеринария табибы Булат Габдуллин үзенең авыл хуҗалыгы белгечлеген сайлавына үкенмәвен белдерде. “АПК ”Азык-төлек программасы” җәмгыятендә эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Хезмәт хакы начар түгел. Җитәкчелек төрле социаль проблемаларны да уңай хәл итә. Эш процессы компьютерлаштырылган. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлавыма үкенмим,” – диде ул. Яшерен-батырын түгел, кайбер яшьләрдә, тиз һәм күп булсын, принцибы өстенлек итә. Ләкин тормышта алай була алмый шул. Әгәр карьера үсешенә ирешәсең килә икән, барысы да үзеңнән тора. Танышлык аша яхшы эшкә кереп утырган белгеч, акылы һәм таланты булмаса, әллә нинди зур уңышларга ирешә алмаячак. Аннары соңгы елларда кичәге чыгарылыш укучыларының зур күпчелеге югары уку йортларына, кулга диплом алыйк әле, аннары күз күрер, дигән принцип белән дә керүләрен истән чыгарырга ярамый. Шуңа күрә кулларына диплом алган кичәге студентларның 80 проценты үз белгечлекләре буенча эшләми. Дөрес, районыбыз җитәкчелеге төбәгебезгә аларны кайтару буенча аз эшләми. Әле кайчандыр пенсия яшендәге табиблар, шәфкать туташлары зур күпчелекне тәшкил иткән район үзәк хастаханәсенә 2014нче елдан бирле барлыгы 14 яшь белгеч кайтты. Район мәгариф тармагы да алтмышка якын яшь кадрлар белән тулыланды. Авыл хуҗалыгы тармагында биш ел эчендә 18 кичәге студент белгечлекләре буенча хезмәт куялар. Очрашуда пенсия яшендәге кешеләрне яшь кадрлар белән алыштыру буенча җитди эш алып барырга кирәклеге турында да ассызыкланды. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар: өлкән яшьтәгеләрне алыштырырлык яшь белгечләр булмау да, проблеманы хәл итүдә кайбер кыенлыклар тудыра. Шул ук вакытта пенсионерлар биләп утырган эш урыннарында хезмәт хакларының күләме дә яшьләрдә кызыксыну уятмыйча калмыйдыр. Быел Россиядә эшче һөнәрләр елы игълан ителде. Бу турыда да сүз алып барылды очрашуда. “Вятка” сәнәгать мәйданчыгында боз кузгалды: предприятиеләр төзелә башлады. Андагы уңайлыклар турында әле күптән түгел генә үзенең кечкенә заводын ачып җибәргән шәхси эшмәкәр Рафит Әхмәтшин сөйләде. Якын киләчәктә мәйданчыкта предприятиеләр бер-бер артлы баш калкыта калса, анда эшләү өчен эшче куллар кирәк булачак. Хәер, Татарстанда урта һәм кече бизнесны үстерү юнәлешендә җитди чаралар күрелә: җитештерү предприятиеләре төзелә. Кем белә, якын киләчәктә алар кадрларга кытлык кичерергә мөмкиннәр. Алга таба чыгарылыш сыйныфлар укучылары инженерия, төзелеш, нефтехимия, автомобильләр җитештерү, энергетика юнәлешендәге белгечлекләрне күбрәк сайлар, дип ышанасы килә.