УКУЧЫЛАР ЧАҢГЫДА УЗЫШТЫ.

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Район мәктәпләрендә белем алучы 2001нче елда туганнар һәм яшьрәкләр арасында “Өмет стартлары” кысаларында чаңгыда узышу бәйгеләре булып узды. Ярышларда төп, база һәм авыллардагы урта белем бирү мәктәпләре командалары аерым “бил алыштылар”. Чаңгычылар классик һәм ирекле стильдә узыштылар. Кайбер яшь спортчылар аларның ике төрендә дә уңышка иреште. Шәһәрдәге 3нче санлы мәктәптә белем алучы Радик Тараканов, шул ук белем бирү учреждениесеннән Алия Хәлиуллина, Усали урта мәктәбеннән Виталий Кирушин, Оксана Сидорова, Владимир төп мәктәбеннән Владислав Данилов ике стильдә дә финиш сызыгында иң яхшы вакыт күрсәттеләр. Кече Сон төп мәктәбе укучысы Алсу Гайнетдинова классик стильдә беренче булса, иреклесендә өченче урынны яулады. Бу стильдә Мамадыш интернат мәктәбе укучысы Снежанна Барановага тиңнәр булмады. Гомумкоманда беренчелегенә килгәндә, шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп – база, Усали белем бирү учреждениесе – авыл, Мамадыш мәктәп-интернаты төп мәктәпләр арасында җиңүчеләр булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International