Татарстан аграрийларына минераль ашламалар сатып алу өчен 1,5 млрд. сум субсидия бирәчәкләр.

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә шуны искәртә, бу акчаларны алу  өчен уңыш өчен кимендә гектарга 30 кг ашлама тупланган булуын документ белән расларга тиеш булалар.

1,5 млрд. сум яисә гектарга 500 сумнан артык күләмдәге субсидия – ул максатчан акчалар, аларны бары тик ашламалар сатып алу өчен генә тотарга мөмкин булачак. Ашлама төрләрен һәм аларны кемнән алуны авыл хуҗалыгы оешмалары үзләре сайлый.

Агымдагы елда бер гектарга 70 кг-нан артык ашлама кертү бурычы куела. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнар активрак булырга тиеш. Мондый ярдәм бары тик 30 мартка кадәр генә саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International