Узган елда районыбызда нинди күңелсез очраклар теркәлгән, ничә янгын сүндерелгән, күпме кеше гомере өзелгән... 5нче февральдә муниципалитет бинасының утырышлар залында үткән район гадәттән тыш хәлләр бүлегенең еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалган чарада әлеге коточкыч саннар барысы да яңгырады. Чара гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы, су объектларындагы куркынычсызлык һәм янгыннардан саклану темаларын колачлаган иде. Төп доклад белән 121нче янгын сүндерү часте җитәкчесе Павел РУДНЕВ чыгыш ясады. Аның искәртүенчә, каравыл хезмәтенең төп бурычы – гадәттән тыш хәлләргә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да әзер тору. 2018нче елда Мамадышның янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары 218 чакырту алганнар. 2017нче елда бу сан 304 булган. Шуларның 36сы –
янгын сүндерергә. Узган ел янгыннар ике очракка кимрәк. Әле дә ялган шалтырату очраклары булып тора икән. 2017нче елда бу күренеш белән 30 мәртәбә очрашкан булсалар, узган ел 4кә кимрәк. Дәүләт янгын күзәтчелеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат ГАСЫЙМОВ үз чыгышында халыкны ут белән үтә сак эш итәргә өндәде. Торак пунктлар мисалында караганда, янгыннарның күпчелеге, ягъни 8
очрак шәһәргә туры килә. Соколкада – 5, Урманчыда – 4, Красная Горка һәм Көмеш күлдә өчәр күңелсез хәл искәртелгән. 5нче санлы зона эзләү-коткару отряды җитәкчесе Сергей ЗИМИН М-7 трассасының
алар җаваплы булган Мамадыш, Алабуга, Балык Бистәсе районнарын үз эченә алган территориядә узган ел дәвамында булган юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясады. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе.
үзәгенең Түбән Кама бүлеге инспекторы Айдар
ГАЛИӘКБӘРОВ су объектларындагы хәлләр буенча хисап тотты.
Еллык йомгаклау утырышы азагында ТР буенча гадәттән тыш хәлләр
идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей ОРЛОВ
Мамадыштагы коллегаларының эшенә рәхмәт белдерде, шулай ук 2019нчы
елга бурыч-максатларны
билгеләде.