2 нче февральдә Мамадыш шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Пашина Анна Сергей кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән Вадим Никитин котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Миннекаева да кушылды.