Өченче ел рәттән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсын үткәрә. Шул рәвешле оештыручылар мәктәп укучыларын тәрбияләүдә мәгариф оешмалары һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәсен ачыкларга һәм популярлаштырырга тели.
Конкурсның финалы 2019 елның 1нче февралендә 09.00 сәгатьтә И. Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узачак.