Республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә тәкъдим итү максатыннан ел саен конкурс үткәрелә. Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән “Татарстан хатын-кызлары“ Региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән үткәрелә торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ республика конкурсының быелгы зона этабы тәмам. Финалга чыгу ярышында Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделевск, Тукай районнары вәкилләре көч сынашты. Әгерҗедә үткән әлеге бәйгедә районыбыздан өч хатын - кыз катнашты. Наталья Кекишева (“Хатын –кыз – лидер“), Вәсимә Имамова (“Өченче буын героинясы“), Елена Григина (“Минем һөнәрем – минем язмышым“) үз номинацияләрендә өчесе дә җиңүче исемен яулап кайтты! Өчесен дә котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез!