Хезмәт турындагы законны бозу очраклары хакында хәзер «Халык контроле» электрон порталына язып хәбәр итәргә була. Системада «Серый рынок труда» дип аталган юнәлеш эшли башлады. Андагы хәбәрләрне ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы контрольдә тота. Мамадышлар рәсми булмаган рәвештә эшкә алу, «соры хезмәт хакы» түләү, эш вакытында куркынычсызлык таләпләренең үтәлмәве турында әлеге сайтка язып җибәрә алалар.
Хезмәт хакын “конверт”та түләүче эш бирүчеләр турында хәбәрне “Халык контроле” дәүләт мәглумәт системасына, шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлык сайтына язарга, “кайнар линия” буенча 8843 557 21 13 яисә Мамадыштагы 3-22-65 телефонына шалтыратырга була.